Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Аксубай урманчылары узган елга йомгак ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде
Утырыш хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән тәмамланды.
(Аксубай, 25 февраль, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубай урманчылыгы һәм урман хуҗалыгы коллективларының 2021 елгы эш нәтиҗәләре һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча утырыш булды. Утырышны Татарстан Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов алып барды.
"Урманчылык һәм урман хуҗалыгы коллективлары ярдәме белән безнең як табигате бай була бара, район үзәге, районның торак пунктлары яшелләндерелә. Урман хезмәткәрләренә узган аномаль эссе җәйдә урман янгыннарын булдырмау буенча нәтиҗәле эш алып барганнары өчен аеруча рәхмәт әйтәсе килә", - диде район башлыгы Камил Гыйльманов.
2021 елгы эш нәтиҗәләре белән җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын башкаруга, «Хәтер бакчасы» Халыкара акциясенә әзерлек барышына дәүләт биремен үтәү нәтиҗәләрен җентекләп яктыртты.
Аксубай урман хуҗалыгының җитештерү күрсәткечләре белән әлеге предприятие җитәкчесе Сергей Кузнецов таныштырды.
Киңәшмәгә министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов йомгак ясады. Ул, аерым алганда, участок урманчылыклары территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар үткәрү, халык арасында урман янгыннарын пропагандалау, урман торгызу эшләрен башкаруга әзерлек мәсьәләләренә тукталды. Министрлык вәкиле урманчылык һәм урман хуҗалыгы коллективына лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Илгизәр Зарипов шулай ук район хезмәтләре вәкилләренең һәм авыл җирлекләре башлыкларының участок урманчылыклары белән хезмәттәшлек итү буенча кызыксындырган сорауларына да җавап бирде.
Утырыш хезмәт алдынгыларын бүләкләү белән тәмамланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз