news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда буран сәбәпле, юлларда күз күреме начарланырга мөмкин

26 февральдә республиканың көнчыгыш районнарында төнлә һава температурасы -24 градуска кадәр  төшәчәк,  көндез һәм кич көчле җил исәчәк.

Татарстанда буран сәбәпле, юлларда күз күреме начарланырга мөмкин
«Татар-информ» архивы

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстанда һава торышы начарланачак.

Төнлә һәм көндез буран вакытында күз күреме 1000 метрга һәм аннан да кимрәккә начарланырга мөмкин. Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Бу хактаТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. 

Көндез һәм кич көчле җил, вакыты белән аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин. Шулай ук автомобильчеләрне юлларда бозлавык булуы турында кисәттеләр.

Төнлә һава температурасы -14…-19 градус, ә көнчыгыш районнарда аязганда -24 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндез һава температурасы -11…-6 градус, республиканың көнчыгышда -16 градус булуы көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100