news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роман Вильфанд кайбер төбәкләрдә температураның кисәк күтәреләчәге хакында кисәтте

Синоптик сүзләренчә, бу әле яз башлана дигән сүз түгел.

Роман Вильфанд кайбер төбәкләрдә температураның кисәк күтәреләчәге хакында кисәтте

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Россиянең Европа өлешендә инде бүген үк кисәк җылытачак. Шулай ук җепшек кар һәм бозлавык көтелә.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Гидрометеоүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итә.

«Көннең беренче яртысында температура нуль билгесенә якынаячак. Температура 36-48 сәгать эчендә 23-30 градуска күтәрелер дип көтелә. Мондый хәл еш күзәтелми... Пәнҗешәмбе көн уртасында температура 0, +3 градуска кадәр күтәреләчәк», - дип искәртте метеоролог.

Белгеч җепшек кар, яңгыр явачагы, җилнең көчәячәге һәм юлларда бозлавык хасил булачагы хакында кисәтте. Шул ук вакытта, бу әле язның башлануы дигән сүз түгел, диде ул. Аерым алганда, илнең көньягында +10, +12 градуска кадәр җылытачак, әмма инде якшәмбедә үк салкыннар әйләнеп кайтачак.

«Татар-информ» агентлыгы бүген Татарстанда -13 градуска кадәр җылытачагы хакында хәбәр иткән иде. Алга таба температураның күтәрелүе дәвам итәчәк, республика территориясендә буран чыгуы, яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә. Әмма шуннан соң төбәктә яңадан салкынайтачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100