news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда атна ахырына кадәр аномаль җылы һава торышы булачак

Соңгы көннәрдә республика территориясендә температура нормадан 10 градуска артык иде.

Татарстанда атна ахырына кадәр аномаль җылы һава торышы булачак
архив

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда атна ахырына кадәр аномаль җылы һава торышы булачак. Бу турыда ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Соңгы көннәрдә республика территориясендә температура нормадан 10 градуска артык иде. Иртәгә, 26 февральдә, бүген төбәккә көньяк-көнбатыштан килгән циклон китәчәк. Аз гына суытачак.

27-28 февральдә Татарстанда һава торышын чираттагы көнбатыш циклоны һәм аның атмосфера фронтлары билгеләячәк. Яңгыр белән юеш кар явачак һәм көньяктан җил исәчәк. 27 февральдә урыны белән буран булуы ихтимал, дип хәбәр итә синоптиклар.

Пәнҗешәмбе төнендә һава температурасы -8 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава температурасы -1...+ 4 градус булачак. Җомга һава температурасы нульгә якын булуы көтелә, ә көндез һава температурасы +1...+6 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологлар фаразлары буенча, шимбә, 29 февральдә, республика территориясендә юеш кар һәм яңгыр көтелә. Һава температурасы -3...0 градус тәшкил итәчәк.

Якшәмбе көнне, язның беренче көнендә, төнлә -9 градус булачак. Көндез һава температурасы -3... 0 градуска кадәр булачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, Татарстанда барлык боз кичүләре дә ябылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100