news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Экология министрлыгына татарстанлылар күбрәк законсыз чүплекләрдән зарланган

Узган ел «Экологик карта»га калдыклар ташланган 1708 урын теркәлгән.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Былтыр Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына халык күбрәк законсыз чүплекләрдән зарланган.

«2021 елда министрлык республика халкын борчыган мәсьәләләр буенча 6284 мөрәҗәгать кабул итте. Күпчелек очракта кешеләрне җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү нормалары үтәлмәве борчый», — диде министрның беренче урынбасары — әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның баш дәүләт инспекторы Айрат Шиһапов ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Айрат Шиһапов мәгълүматы буенча, халык белән элемтә унбер канал буенча оештырылса да, былтыр алдагы ел белән чагыштырганда зарланучылар саны ике мең ярымга кимегән. Элемтә каналларына «Халык контроле», кайнар элемтә телефоннары, социаль челтәрләр, «Интернет кабул итү бүлмәсе», «Мәктәп экопатруле» һәм башкалар керә.

«Халык контроле»нең экология бүлегенә 1685 мөрәҗәгать килгән. Министр урынбасары анализ нәтиҗәләрен аңлатты. Мөрәҗәгатьләрнең 59 процентка якыны калдыкларны законсыз урнаштыруга, 17 проценты — санитария-гигиена нормаларын үтәмәүгә, 16 проценты — һаваны пычратуга, 7 проценты — су объектларының тиешле тәртиптә булмауга туры килә.

«Ачыкланган законсыз чүплекләрне бетерү һәм аларны даими контрольдә тоту өчен „Экологик карта“ төзелде. 2021 елда картага калдыклар ташланган 1708 урын теркәлде. Аларның 99 проценты юк ителде», — диде Айрат Шиһапов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100