news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Александр Шадриков Казандагы ләм кырларының 2024 елга бетереләчәген әйтте

Сүз Казанның Идел буе районында урнашкан канализация суларын чистарта торган ләм кырлары турында бара.

Александр Шадриков Казандагы ләм кырларының 2024 елга бетереләчәген әйтте
eco.tatarstan.ru

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казанның Идел буе районында һәм якын-тирә бистәләрдә яшәүчеләрне борчыган ләм кырлары 2024 елга бетереләчәк.

«2021 елда без вакытыннан алда Казандагы ләм кырларын рекультивацияләү эшен башлап җибәрдек. Эшне тәмамлау срогы 2024 елга билгеләнгән. Әлеге проект 8 млрд 125 млн сумга бәяләнә», — диде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Сүз Казанның Идел буе районында урнашкан канализация суларын чистарта торган ләм кырлары турында бара. 1974 елдан бирле кулланышта булган ләм кырлары 100 гектар мәйданга җиткән.

«Ләм кырларын күргән кешеләр аларны киптерү буенча башкарыласы эш күләмен аңлыйдыр. Фотографиядән генә аның масштабын күзаллап булмый. Ләм кырларыннан килгән исне шул тирәдә яшәүчеләр генә түгел, шәһәр үзәгендә дә сизә башладылар», — диде Александр Шадриков.

Министр сүзләренчә, ләм кырларын киптерү «Экология» илкүләм проекты ярдәмендә башкарыла. Ләм киптерелгәч, ул төзелеш тармагында кулланыла торган продуктка әйләнәчәк.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100