news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның сигез шәһәрендә санкцияләнмәгән кар өемнәре теркәлгән

Аларга барлыгы 26 хокук бозу очрагы туры килә.

Татарстанның сигез шәһәрендә санкцияләнмәгән кар өемнәре теркәлгән
https://eco.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанның сигез шәһәрендә рөхсәт ителмәгән урынннарда санкцияләнмәгән кар өемнәре теркәлгән.

Теркәлгән чүплекләр саны буенча Казан (9) беренче урында тора, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Чаллыда законсыз рәвештә кар өеме тупланган 5 урынны, Баулыда шундый 4 урынны ачыклаган. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, кар көртләрен әлеге максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарга түккән өчен административ җаваплылык каралган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot