420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген, 25 гыйнварда Казанда 2,7 градус җылы булды. Шулай итеп, яңа температура рекорды куелды.
Шәһәрнең Авиатөзелеш районында Казан-Сокол авиацион метеостанциясендә терекөмеш баганасы +2,7 градуска күтәрелгән. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Бу көнне элеккеге абсолют максимум 1985 елда теркәлгән. Ул вакытта Татарстан башкаласында һава температурасы +2,4 градус иде, дип хәбәр итә синоптиклар.
Гомумән, республика буенча, дүшәмбе һава температурасы -3 градустан + 3 градуска кадәр булган.
Метеороглар мәгълүматлары буенча, 26 гыйнварда төбәктә шулай ук аномаль һава торышы сакланачак.