news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казань Арена»дан ерак түгел карда утырган төлкене видеога төшергәннәр

Төлке тыныч кына карда утыра, машиналардан да курыкмый.

«Казань Арена»дан ерак түгел карда утырган төлкене видеога төшергәннәр
очевидцы

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Шаһитлар «Казань Арена»дан ерак түгел карда утырган төлкене видеога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдә күпсанлы фотолар һәм видеолар чыкты.

Видеода ерткыч җәнлек карда тыныч кына утыра. Ул күпсанлы кешеләрдән һәм узып киткән машиналардан да курыкмый.

Социаль челтәр кулланучылары йомшак җәнлекнең матурлыгына сокланган. Әмма төлкенең болай үзен тотышы гадәти түгел, авырудыр дип язганнар.


news_right_1
news_right_2
news_bot