Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда атна ахырына кадәр салкынча һава торышы урнашачак
Хәзер республика антициклон перифериясендә, ул Татарстан территориясендәге һава торышын билгеләячәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда атна ахырына кадәр салкынча һава торышы урнашачак. Моның сәбәбе – антициклон, бүген республика аның көнбатыш перифериясендә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.
«Бу көннәрдә сизелерлек явым-төшем көтелми, бары тик кайбер көннәрдә генә атмосфера фронтлары узу нәтиҗәсендә бераз кар яварга һәм юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин», - дип искәртә республика синоптиклары.
25 декабрьдә бераз кар яварга һәм бозлавык күзәтелергә мөмкин. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Төнлә температура -7..-12, көндез -4..-9 градус тәшкил итәчәк.
Пәнҗешәмбе һәм җомгада, 26-27 декабрьдә, республика территориясендә явым-төшем көтелми. Төнлә термометрның терекөмеш баганасы -13, ә 26 декабрьдә аязган вакытта -18 градуска кадәр төшәчәк. Көндез температура -5..-10 градустан артмаячак.
Шимбә көнне, 28 декабрьдә дә салкынча һава торышы сакланыр дип көтелә. Шул ук вакытта, урыны белән бераз кар явачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз