news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда атна ахырына кадәр карлы-буранлы һава торышы сакланачак

Якын көннәрдә республикада температураның кискен тирбәлешләре көтелми.

Татарстанда атна ахырына кадәр карлы-буранлы һава торышы сакланачак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Якын көннәрдә Татарстанда кар, буран һәм уртача тизлектә исүче җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якын көннәрдә, 25 һәм 26 ноябрьдә, Татарстанда һава торышына төньяк циклон йогынты ясаячак. Шуңа күрә республика территориясендә кар көтелә, урыны белән буран булырга мөмкин.

«26 ноябрьдә көндез төньяк-көнчыгышка күчүчән көньяктан исүче уртача тизлектәге җил көтелә», — диелә башлангыч фаразда.

Температураның кискен тирбәлешләре көтелми. Төнге сәгатьләрдә 2-9 градус салкын булачак. 25 ноябрьдә көндез термометр баганалары -3 градустан, ә 26 ноябрьдә -6 градустан түбәнрәк төшмәячәк. Юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Синоптиклар фаразлары буенча, карлы һәм буранлы һава торыша атна ахырына кадәр дәвам итәчәк. Температура шулай ук төнлә — 5-10, көндез -1дән алып -6 градуска кадәр салкын булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100