news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда -3 градуска кадәр салкынайтачак, җепшек кар һәм бозлавык көтелә

Республикада һава шартлары начарлануы фаразлана.

Татарстанда -3 градуска кадәр салкынайтачак, җепшек кар һәм бозлавык көтелә
"Татар-информ" архивы

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Дүшәмбе Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 25 октябрьдә иртән һәм көндез республика территориясендә һәм Казанда көчле җил көтелә, көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Яңгыр һәм җепшек кар яварга мөмкин. Шул сәбәпле, юлларда күз күреме начарланачак.

Моннан тыш, иртән аерым участокларда бозлавык хасил булырга мөмкин.

Төнлә һава температурасы +2..-3 градус, ә көндез +1..+6 градус булуы фаразлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100