news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Татар яшьләре форумын экологик юнәлештә уздырганнар

Чарада катнашучылар кәгазь-каләм урынына Miro интерактив тактасын кулланган.

Чаллыда Татар яшьләре форумын экологик юнәлештә уздырганнар
URBANTATAR берләшмәсе фотолары

(Чаллы, 24 октябрь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә үткәрелгән Татар яшьләре форумы быел экологик юнәлештә узган. Бу хакта URBANTATAR берләшмәсе җитәкчесе, Татар яшьләре форумының оештыручысы Гүзәл Әхмәтгәрәй хәбәр итте. 

«Без быелгы Татар яшьләре форумы кысаларында кәгазь-каләм кулланмадык. Чарада катнашучылар проектлар турындагы мәгълүматны Miro интерактив тактасына онлайн режимда тутырдылар. Шулай ук жюри әгъзалары да форумда катнашучы командаларга үз бәяләрен телеграм-канал аша бирде», — дип билгеләп үтте ул. 

Гүзәл Әхмәтгәрәй сүзләренчә, әлеге юнәлешкә игътибар бирү юкка гына түгел. 

«Узган елгы форумда Мөслим кызы, Чаллы дәүләт педагогика университеты студенты Алсу Җәлилованың „Экобизәк“ проекты җиңү яулаган иде. Ул әлеге проектын уңышлы гына үстерә, инстаграмда экологиягә багышланган беренче татар аккаунтын да булдырды. Кәгазьдән баш тартып, безнең дә әлеге экологик проектка үз өлешебезне кертәсебез килде», — диде оештыручы.  

Быел форумчылар уңышлы эшләп килүче 8 татар проектын камилләштерү юлларын тәкъдим итте дип язган идек. Алар милли проектларның өстенлекләрен һәм кимчелекле якларын, максатчан аудиториясен, проектларны коммерцияләштерү ысулларын реаль вакыт режимында күрсәткән.

Татар яшьләре форумы татар теле һәм мәдәнияты белән кызыксынуны арттыру, сәләтле һәм талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, аларның иҗади потенциалын үстерү максатыннан үткәрелә. Быел чарада 70 югары сыйныф укучысы һәм студент катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100