news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында 12 гектардан артык мәйданга агач утырттылар

Яшел үсентеләрне юл кырыена күпләп утырттылар.

Питрәч районында 12 гектардан артык мәйданга агач утырттылар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Питрәч районы авылларында агач утырту акциясе тәмамланды. Җирле халык, хезмәт коллективлары һәм укучылар ярдәме белән 12,24 гектар мәйданга яшел үсентеләр утыртылды. Бу турыда «Питрәч-информ» хәбәр итә.

«Күп кенә авыл җирлекләрендә агачлар утырту көннәре узды, үсентеләрне юл кырыйларына күпләп утырттылар. Уланово авылы янындагы юл кырыйларына 1 мең үсенте утырттылар, Шулай ук Питрәч һәм Чыты авылларында да күп утыртылды», диелгән хәбәрдә.

Яшелләндерү буенча көзге эшләр акрынлап тәмамлана. Тиздән Питрәч районының ике авылында яңа парклар ачылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot