news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы укучылары өчен файдаланылган батарейкаларны җыю пункты эшли башлый

Файдаланылган батарейкаларны шимбә, 24 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). 24 октябрьдә Чаллы шәһәре укучылары файдаланылган батарейкаларны кабул итү пунктына тапшыра алачак. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Чаллы укучылары файдаланылган батареяларны министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе холлындагы кабул итү пунктына (Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 64 йорт) тапшыра ала. 

Файдаланылган батарейка — көнкүреш чүп-чары, ул 1нче куркынычлылык классына керә. Бер батарейка 10-15 квадрат метр тирәсе туфракны яисә 400 литр суны пычратырга сәләтле, шуңа күрә әйләнә-тирәлек пычрануын туктату максатында, куркыныч калдыкларны утильләштерергә кирәк, дип искәртә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100