news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Предприятиеләргә экологик иминлекне тәэмин итәргә кирәк

Татарстан предприятиеләренең чистарту корылмаларының якынча 80 проценты нормативларга туры килми.

Рөстәм Миңнеханов: Предприятиеләргә экологик иминлекне тәэмин итәргә кирәк

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). Бүгенге көндә республика предприятиеләрендәге чистарту корылмаларының 80 проценты нормативларга туры килми. Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык Юлламасында әйтте.

«Предприятиеләрнең экологик иминлекне катгый контрольдә тотарга кирәк. Бүген республика предприятиеләренең чистарту корылмаларының 80 проценты нормативларга туры килми. Хуҗалык итүче субъектлардан һәм тиешле хакимият органнарыннан әлеге мәсьәләне хәл итү өчен тулы чаралар күрүләрен сорыйм», — диде ул

Аның сүзләренчә, республикада Татарстан сулыкларының биотөрлелеген саклау өлкәсендә эшләүче компания барлыкка килде. «Идел буе чөгә балыгы популяциясен торгызу буенча балык үрчетә торган „Биосфера Фиш“ комплексының икенче чираты эшләтеп җибәрелде», — дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100