news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда аномаль эсселекне уртача һава торышы алыштырачак

Температура +28 градустан да югары күтәрелмәячәк.

Татарстанда аномаль эсселекне уртача һава торышы алыштырачак
Солтан Исхаков

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда аномаль эсселекне уртача һава торышы алыштырачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Бүген, 24 августта, Татарстанда республика территориясе аша үтүче атмосфера фронтлары аркасында һава торышы тотрыксыз була, кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле, яшенле яңгыр, боз ява, җилнең көчәюе көтелә. Температура +26 градустан да югары күтәрелмәячәк.

Чәршәмбегә каршы төндә, 25 августта, фронт йогынты ясый торган зонада урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез явым-төшем ихтималы аз. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә +11.. +16, көндез +22.. +27 градус тәшкил итәчәк, дип искәртә синоптиклар.

Пәнҗешәмбе, 26 августта, төбәктәге һава торышын антициклон билгели. Явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус тәшкил итсә, көндез +23..+28 градуска кадәр күтәрелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 27-28 августта, Татарстан югары атмосфера басымы йогынтысында кала, явым-төшем ихтималы аз. Температура фоны сизелерлек үзгәрми: төнлә +10.. +15, көндез +21..+27 градус җылы булыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100