news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак

Иртәгә республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә.

(Казан, 2 май, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, иртәгә, 3 майда, республикада 26 градуска кадәр җылытачак.

Республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан талгын исәчәк.

Төнләп температура +6..+11 градус булуы көтелә. Көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак, диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot