Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Covid-19 сәбәпле, Татарстанда көзге Агач утырту көне күмәк булмаячак
Быел көз республикада агач үсентеләрен 10-15 кешедән торган төркемнәр утыртачак.
(Казан, 24 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел Татарстанда гадәттәгечә «Агач утырту көне» табигатьне саклау акциясе сентябрь ахырында — октябрь башында узачак, әмма ул күмәк булмаячак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
«Акцияне сентябрь ахырында уздырырга планлаштырабыз, хәзер тәкъдимнәр әзерлибез. Гадәттә бу акция сентябрь ахырыннан 10 октябрьгә кадәр уздырыла. Республиканың барлык районнарында җирле администрация башлыклары белән килешеп, мәйданчыклар биреләчәк. Безнең ведомство карамагындагы оешмалар утырту материалы бүлеп бирәчәк. Акция тиешле куркынычсызлык чараларын үтәп узачак», — диде ул.
Равил Кузюров шундый ук акциянең яз көне узуын искә төшерде. Апрель азагында — май башында агач үсентеләре утырту өчен мәйданчыклар бирелде. Районнарда акцияне оештыручыларга 10-15 кешедән торган зур булмаган коллективлар җыярга тәкъдим ителде. Көзен чара шундый ук форматта узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз