news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Киләсе атнада Татарстанда аномаль эсселек саклана

Хәзерге вакытта республикада һава торышы нормадан тугыз градуска күбрәк.

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Киләсе атна башында Татарстанда салкыннар көтелми.

ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта республикада һава торышы нормадан тугыз градуска күбрәк. Җомга һәм ял көннәрендә аномаль эсселек саклана

Көндез 30-36 градус, төнлә 17-23 градус булачак. Урыны белән элеккечә яшенле яңгыр көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot