Татарстанда +31 градуска кадәр җылытачак

Татарстанга салкын көннәрдән соң янә эссе көннәр киләчәк.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). Татарстанга салкын көннәрдән соң янә эссе көннәр киләчәк. Бүген көндезге сәгатьләрдә Татарстан көнбатышында һава 21-26 градуска кадәр җылыначак, ә көнчыгышта — +31 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы сакланачак. Урыны белән, нигездә, регионның көнчыгышында һәм көньягында, тәүлекнең якты вакытында кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар көтелә.

Җил көн дәвамында төньяк-көнчыгыштан һәм төньяк-көнбатышка таба юнәлешне алмаштырачак. Урыны белән ул секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.