news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның кайбер районнарында яшенле яңгыр һәм җепшек кар яву ихтимал

Җилнең тизлеге 17-22 метрга кадәр җитүе ихтимал

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). 25 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Яңгыр, иртән һәм көндез урыны белән җепшек кар явуы көтелә. Кайбер районнарда яшенле яңгыр яву да ихтимал.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, көньяк-көнчыгыштан искән җил көньяк-көнбатышка күчә, талгын. Төнлә җилнең тизлеге урыны белән секундына – 15-17, иртән һәм көндез 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+7, көндез максималь температура +7..+12 градус.

Казанда төнлә аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр, иртән урыны белән җепшек кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, тизлеге секундына 8-13 метр, иртән урыны белән 17-22 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +4..+6 градус.

Көндез шулай ук аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр, иртән урыны белән җепшек кар явачак. Җил көньяк-көнчыгыштан исә, тизлеге секундына 8-13 метр, урыны белән 17-22 метрга кадәр көчәячәк. Көндез һаваның максималь температурасы +8..+10 градус.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100