Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белгечләр Казанда май аенда аномаль җылы булыр дип фаразлый
Май аенда Казанда уртача температура норма буенча – 13,3 градус, явым-төшем күләме 41 миллиметр тәшкил итә.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, Казанда май аенда уртача температура нормадан югарырак булачак.
КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһәдиев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, май җылы булырга вәгъдә итә. Дөрес, явым-төшем аз булачак. Май аенда Казанда уртача температура норма буенча — 13,3 градус, явым-төшем күләме 41 миллиметр тәшкил итә», — диде ул.
Спикер шулай ук Казанда апрель аеның җылы булуын билгеләп үтте. Беренче декадада уртача тәүлеклек аномалия — 1, икенче декада 5 градус тәшкил итте. Өченче декадада аномалия — 1 градус, уртача тәүлеклек норма 8 градус булачак.
Тулаем алганда, РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, апрельдә Татарстан башкаласында уртача айлык аномалия +1 градус тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз