news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ял көннәрендә Казанда 16 градус җылы булачак

Җомга төнлә шәһәрдә көчле яңгыр явачак.

Ял көннәрендә Казанда 16 градус җылы булачак
Татар-информ архивы

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Ял көннәрендә Казанда язгы җылы һава торышы көтелә. Бу хакта «Татар-информ»га бүген профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

"Көндезге вакытта, шимбә көнне, температура +10 градус, якшәмбе көнне 16 градус җылы булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр булырга мөмкин. Җомга төнендә шәһәрдә көчле яңгыр явачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы - 1 градуска кадәр төшәчәк», — диде Переведенцев.

Ял көннәрендә Казанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Алдагы көннәрдә Татарстан башкаласында төнлә һава температурасы күтәреләчәк. Якындагы дүшәмбе көнне температура 15 градуска кадәр җылыначак.

"Апрель ахырында тәүлеклек уртача температура 10 градусны тәшкил итәргә тиеш, әмма әлегә ул нормадан түбәнрәк. Декада турында сөйләсәк, температура нормадан ике градуска, ә якындагы биш көн эчендә номердан дүрт градуска түбәнрәк булачак", - дип билгеләп үтте спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100