news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТАССРның 100 еллыгына багышланган рәсем бәйгесе игълан ителде

Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле призлар, барлык катнашучылар сертификатлар алачак.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). 23 апрельдән 5 майга кадәр мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар рәсем конкурсында катнаша ала. Тәкъдим ителгән эшләр Бөек Ватан сугышында Җиңү көне, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы тематикасын табигать мохитенә бәйләп чагылдырырга тиеш. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Оештыручылар башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм бизәлешен, иҗади якын килүне, тәкъдим ителгән эшләрнең дүрт яшь категориясендә конкурс тематикасына туры килүен бәяләячәк.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар ясаган рәсемнәрне E.Veretennikova@tatar.ru электрон почтасына җибәрә, 1-4 нче сыйныф укучылары — Anastasia.Merdyukova@tatar.ru, 5-8 нче сыйныф укучылары — Anisa.Mannapova@tatar.ru, 9-11 нче сыйныфлар — Olga.Artemeva1@tatar.ru.

Хат темасына «Рәсем конкурсына», хатның үзендә катнашучының исем-фамилиясен, уку учреждениесенең исемен һәм сыйныфын күрсәтергә кирәк. Бер катнашучыдан бары тик бер генә эш кабул ителә.

Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк, калган катнашучылар сертификатлар алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100