news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда иртәгә томан һәм 4 градус җылы көтелә

Республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 мартта Татарстанда салкынча һава торышы саклана.

Республикада аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Кайбер районнарда томан төшәчәк. Җил тотрыксыз һәм акрын тизлектә исәчәк дип фаразлана. Юлларда бозлавык хасил булачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.

Төнлә һава температурасы 6-11 градус салкын, ә аязганда 16 градуска кадәр суытырга мөмкин. Көндез һава температурасы -1…+4 градуска кадәр җылытачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100