news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда томан, бозлавык һәм -13 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Төнлә урыны белән бераз кар, көндез исә сизелерлек явым-төшем булмаячак.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 февральдә, республика территориясендә һәм Казанда төнлә һәм иртән урыны белән томан, юлларда бозлавык булачак.

Көндез аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән бераз кар, көндез исә сизелерлек явым-төшем булмаячак. Юнәлеше көнбатыштан көньякка күчүче уртача тизлектәге җил, дип белдерә Татарстан Гидрометеорология үзәге.

Төнлә һава температурасы -3 градустан алып -8 градуска кадәр, аязган вакытта термометр баганасы -13 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез һава 0 градустан алып -5 градусны тәшкил итәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100