news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил турында кисәтә

Буран вакытында күз күреме бер-ике чакрымга кадәр кими.

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары иртәгә республикада буран һәм көчле җил чыгу ихтималын җиткерде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән буран чыгачак, буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кимергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Монанн тыш республикада урыны белән көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәюе дә көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot