news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Метеоролог Россиядә һава торышы катаклизмнарының артуы турында кисәтә

Белгеч фикеренчә, аномалияләр февральнең соңгы атнасында да туктамаячак.

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Россиядә яңа климат чоры башланды. Шуның белән агымдагы кышкы чорда күзәтелә торган көчле салкыннар һәм явым-төшем кушылмасы аңлатыла. Бу хакта Мәскәү һәм өлкәсе метеобюросының баш белгече Татьяна Поздняковага сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

«Узып баручы февраль — бик үзенчәлекле ай, ул шактый салкын һәм шул ук вакытта карлы да. Гадәттә, кышкы сезонда бу характеристикалар начар яраша», — дип уртаклашты ул.

Белгеч фикеренчә, аномалияләр февральнең соңгы атнасында да туктамаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100