Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 24 градуска кадәр салкынайтачак
Республика территориясендә явым-төшем көтелми.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 ноябрьдә Татарстанда салкын һәм коры һава торышы булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төбәк территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Җил уртача тизлектә исәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык булырга мөмкин.
Төнлә һава температурасы -12…-17 градус, аязганда -19…-24 градус фаразлана. Көндез һава температурасы -5…-10 градуска кадәр булуы көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз