Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүчеләрне Идел буе федераль округында көчле салкыннар турында кисәтәләр
Якындагы көннәрдә республика территориясендә җепшек кар, бозлавык фаразлана.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Якын көннәрдә Идел буе федераль округ территориясендә, шулай ук Татарстанда явым-төшем көтелә.
Белгеч сүзләренчә, Көньяк һәм Урал федераль округында да һава торышы начарлануы көтелә. Бу турыда Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Якындагы көннәрдә Идел буе федераль округында җепшек кар һәм бозлавык көтелә. Бигрәк тә Башкортстанда көчле явым-төшем — карлы яңгыр, буран, җепшек кар һәм кар көртләре көтелә. Киләсе атна башында Көньяк федераль округта, Кырымда көчле яңгыр һәм җил секундына 22 метр тизлек белән исәчәк», — дип сөйләде ул.
Шулай ук Уралда көчле кар яварга һәм буран булырга мөмкин, диде Вильфанд
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз