Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ял көннәрендә Татарстанда буран көтелә
Юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булырга мөмкин.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). Ял көннәрендә Татарстанда буран көтелә. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге җитәкчесе Сергей Захаров хәбәр итте.
«Төнлә бераз кар яварга мөмкин. Көндез республиканың көнбатыш районнарында кар яварга һәм буран булырга мөмкин. Җил көньяктан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин», — дип сөйләде якындагы ялларга һава торышы турында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге җитәкчесе.
Республиканың кайбер районнарында төнлә һава температурасы -22 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы -14 градус булачак. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык хасил булырга мөмкин.
Мондый һава торышы якшәмбе дә сакланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз