news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда урыны белән буран булачак

Синоптиклар 24 ноябрьдә республикада кар явачагын, төнлә -8 градуска кадәр салкын булачагын фаразлый.

Татарстанда урыны белән буран булачак
Владимир Васильев

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Иртәгә, 24 ноябрьдә, төнлә һәм көндез республикада буран көтелә. Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте Татарстан халкын һава шартларының начараюы турында кисәтә.

«Болытлы. Вакыты белән кар явачак. Кайбер районнарда буран көтелә», — диелә хәбәрдә.

Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә һава температурасы -3..-8 градуска кадәр төшә. Көндез 0.. -5 градус салкын була. Юлларда урыны белән бозлавык.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 23 ноябрьдән республикада кыска вакытлы буран көтелүен һәм кар явар дип фаразлануын хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100