news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Спас районында яңа мәктәп урманчылыгы оештырырга җыеналар

Киләсе елда иң актив мәктәп урманчылыгы республика слетында катнашырга тиеш.

Спас районында яңа мәктәп урманчылыгы оештырырга җыеналар
http://spas-rt.ru/

(Спас, 23 октябрь, «Татар-информ», «Яңа тормыш», Гөлчәчәк Измайлова). Болгар урманчылыгы хезмәткәрләре Карпов исемендәге кадет мәктәбе укучылары белән очрашу оештырдылар. Мәктәп урманчылыклары эшенә багышланган очрашу Болгарның Балалар иҗат йортында узды. Кадетларны бу эш нык кызыксындырганга күрә, тагын бер мәктәп урманчылыгы оештыру турында карар кабул ителде.

7нче класс кадетлары мәктәп урманчылыкларының эше турында күп нәрсә белделәр, киләсе елга эш планнары белән таныштылар. Очрашу ахырында барысы да викторина сорауларына җавап бирде.

Киләсе елда иң актив мәктәп урманчылыгы Болгар урманчылыгы һәм Спас районы исеменнән республика слетында чыгыш ясарга тиеш. Әлегә исә укучыларны кызыклы һәм нәтиҗәле эш көтә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100