news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры Казанда кар катламы яту вакытын фаразлады

30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр шәһәрдә һава температурасы нульдән түбән төшәчәк.  

КФУ профессоры Казанда кар катламы яту вакытын фаразлады
Владимир Васильев

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Татарстан башкаласында беренче кар яуды. Әмма октябрьдә кар катламы ятмаячак әле. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Казан федераль университетының география фәннәре докторы, метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Климатик норма буенча, 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Казанда һава температурасының нульдән түбән төшүе күзәтелә. Җылы чор тәмамлана. Ныклы кар катламы 18-21 ноябрьдә ятачак. Бүген Казанда яуган беренче кар әле эреп бетәчәк», — диде спикер.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге фаразлары буенча, киләсе дүшәмбедән шәһәрдә һава температурасы төшүе көтелә. Безгә циклоннар һәм фронтлар килә, салкын вакыт башлана.

Беренчел фаразлар буенча, киләсе атнада, 29 октябрьдә көндез Казанда һава температурасы +8 градус булыр дип көтелә. Әмма Казан федераль университеты профессоры фаразларының чынга ашмау ихтималы да булуы турында кисәтте.

«Кыска вакытлы җылы булырга мөмкин, чөнки көнчыгыштан дулкынлы процесс килә. Әмма мондый мәгълүмат бик ышанычлы түгел, гадәттә фаразлар якындагы өч тәүлеккә генә төгәл була. Җылы вакыт тәмамлана, температура төшә, әмма тирбәнеш булырга мөмкин», — дип тәмамлады ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100