news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Арча районының Үрнәк бистәсендә чишмәләр территориясен чистарттылар

Табигатьне саклау акциясен Урман хуҗалыгы урта мәктәбенең урманчылыгында тәрбияләнүчеләр үткәрде.

Арча районының Үрнәк бистәсендә чишмәләр территориясен чистарттылар
https://minleshoz.tatarstan.ru/

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Арча районының Үрнәк бистәсендә «Табигать мирасчылары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр чишмәләрне чистартты һәм территориясен төзекләндерде. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укучылар һәм укытучылар «Ана чишмәсе», «Һидият чишмәсе», «Ишморат чишмәсе» һәм «Наратлык чишмәсе» су чыганаклары әйләнә-тирәсен тәртипкә китерде. Чишмәләрнең исемнәре язылган аншлаглар да урнаштырдылар.

«Чишмәләребезне саклыйк» табигатьне саклау акциясе «ЭКО стилендә яшәү» проектының бер өлеше булды.

«Чишмә — ул табигать могжизасы. Чишмәләрне карап тору, территорриясен чистарту бик мөһим», — диде урманчылыкта тәрбияләнүчеләрнең берсе Ильяс Галимов.

news_right_1
news_right_2
news_bot