Татарстанда җомга көнне яңгыр һәм көчле җил көтелә

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +5..+10 градус җылы, көндез исә җылылык +10..+15 градусны тәшкил итәчәк.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 сентябрьдә, Татарстанда болытлы һәм яңгырлы һава торышы булачак.

Шулай ук республикада җилнең көчәюе дә ихтимал. Көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-16 метрга җитәчәк. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +5..+10 градус җылы, көндез исә җылылык +10..+15 градусны тәшкил итәчәк.