news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда боз явуы көтелә

Метеорологлар фаразлавынча, һава температурасы төшәчәк.

(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 августта, Татарстан кабат һава торышы шартлары бозылачак.

Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республика тотрыксыз һава массасында, актив атмосфера фронты йогынтысында булачак.

Аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә дә, көндез дә кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явачак. Яшен булуы, боз явуы ихтимал.

Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 17-22 метр тизлектә көчле җил исәчәк.

Метеорологлар фаразлавынча, һава температурасы төшәчәк. Төнлә 15-20, көндез 21-26 градус җылы булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot