news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда кабат яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Шимбә төнлә һава температурасы 9-14 градус җылы булачак, көндез 19-24 градуска кадәр күтәреләчәк.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Шимбә көнне Татарстанда  яшенле яңгыр явачак.

Яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Иртәгә аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә һава температурасы 9-14 градус тәшкил итә, көндез 19-24 градуска кадәр күтәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100