news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гидрометеоүзәк: Корылык Татарстанда уңышны киметәчәк

Шул ук вакытта, Россиядә ашлыкның тулай җыемы яхшы булыр дип көтелә.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). Татарстанда һәм Уралда майдан бирле күзәтелүче явым-төшем кытлыгы корылыкка һәм төбәкләрдә алдагы уңышка булган фаразларның кимүенә китерде. Шул ук вакытта, Россиядә ашлыкның тулай җыемы яхшы булыр дип көтелә, дип белдерде Гидрометеоүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Татарстанда корылык хөкем сөрде (май-июнь айларында явым-төшемнәр 60 проценттан азрак, июльнең ике декадасында 40 процент тирәсе булды), - дип искәртте ведомство башлыгы. - Быел Татарстанда уңыш күләме һәм тулай җыем күрсәткечләре түбәнрәк булачак».

Вильфанд билгеләп үткәнчә, Ульяновск өлкәсендә ике айда явым-төшем күләме – 80, июльнең ике декадасында 37 процент тәшкил иткән. Башкортстанда да шул ук хәл. Вильфанд сүзләренчә, Уралда да вазгыять катлаулы, шулай да илнең территориясе зур булу аркасында көтелгән фаразлар аклана.

«Тулаем алганда, безнең белгечләрнең бәяләүләре буенча, уңышның тулай җыемы буенча элегрәк ясалган фаразлар (124-126 миллион тонна) раслана», - диде Вильфанд.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100