news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда яшен һәм бозлы яңгыр көтелә

Көндез һава +35 градуска кадәр җылынуы ихтимал.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 24 июньдә, көндез һәм кич белән Татарстанда яшенле һәм бозлы яңгырлар көтелә.

Татарстан синоптиклары хәбәр иткәнчә, республикада һәм Казанда яшен вакытында җил тизлеге кыска вакытка 15-20 м\с-ка кадәр көчәергә мөмкин. Шквал вакытында җил тизлеге секундына 23 метрга җитүе ихтимал.

Төнлә температура +17.+22 градус була. Көндез һава +30.+35 градуска кадәр җылыначак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100