news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда һавадагы зарарлы матдәләрнең күп булуы ачыкланды

Рәсми мәгълүматлар буенча Татарстан урамы, Декабристлар урамында азот диоксидының күп булуы теркәлгән.

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Казанда һавадагы зарарлы матдәләрнең күп булуын ачыкладылар. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Атмосфера һавасының пычрануын күзәтү пункты (Татарстан ур., 72) азот диоксиды (нормасы 0,2 булганда 0,234 миллиграмм) һәм формальдегид (0,054 миллиграмм нормада 0,05 миллиграмм) артуны теркәгән. Декабристлар урамы буенча 7 нче станциядә шулай ук ике матдәнең — 0,243 һәм 0,058 миллиграммнан артуы күзәтелә.

Шулай ук һавада азот диоксидының артык микъдары Межлаук урамы буенча Атмосфера һавасының пычрануын күзәтү пунктында — 0,233 миллиграмм, Фәйзи һәм Бигичев урамнары киселешендә урнашкан станциядә — 0,22, шулай ук Әмирхан һәм Лаврентьев урамнары киселешендә урнашкан станциядә 0,249 миллиграмм булуы ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100