Яшел Үзән урманчылыгында яңа җитәкче билгеләнде

Ул — Наил Зөфәр улы Абдуллин.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән «Яшел Үзән урманчылыгы» дәүләт казна оешмасына яңа җитәкче-урманчы билгеләнде. Ул — Наил Зөфәр улы Абдуллин. Бу турыда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Наил Абдуллин 1983 елның 30 августында Саба муниципаль районының Лесхоз бистәсендә туган. Мари дәүләт техник университетын (хәзерге Идел буе дәүләт технология университетын) һәм Икътисад, идарә һәм хокук институтын (хәзерге В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетын) тәмамлаган.

Наил Абдуллинның 19 ел хезмәт стажы бар. «НПФ «Айвика» ҖЧҖ филиалы директоры урынбасары, «Айша» ҖЧҖ директоры, Яшел Үзән сынау урман хуҗалыгының Әйшә урманчысы ярдәмчесе, Әйшә участогы урманчысы, «Рослесозащита» ФБУ филиалы — Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры, генераль директор урынбасары, «Яшел Үзән силикат кирпеч заводы» ҖЧҖ башкарма директоры һәм генераль директоры булып эшли.

Фидакарь хезмәте өчен Наил Абдуллин ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты (2008 ел), Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасы (2010 ел) һ.б. белән бүләкләнгән.