Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда мәктәп укучыларын экологик эшләнмәләр бәйгесенә чакыралар
Сок тартмалары, капкачлар, шешәләр кебек тотылган чималдан ясалган әйберләрнең фотосын җибәрергә кирәк.
(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Мәктәп укучылары өчен «Online чирек» кысаларында өченче экологик сишәмбе җитә һәм «Эко-эшләнмә» дигән яңа конкурс башлана. Бу турыда Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бәйге Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана, шуңа күрә эшләнмә шул темага багышланырга тиеш.
Эшләнмәләрне ясау өчен икенчел чимал — сок тартмалары, капкачлар, шешәләр һ.б., шулай ук табигый материаллардан файдаланырга кирәк.
Чараны оештыручылар эшләрне сезнең фотографияләргә нигезләнеп бәяләячәк, аларны greentatarstan@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк: кулдан эшләнгән әйбернең материалы фотосы, кул эшләренең фотосы һәм конкурста катнашучының башкарылган эше белән төшкән фотосурәте. Хатта бәйгедә катнашучының исем-фамилиясен, торак пунктын, мәктәп һәм сыйныф номерын, «Эко-эшләнмә» темасын күрсәтергә онытмагыз.
Катнашу өчен зеленыйтатарстан.рф порталында теркәлү узарга кирәк. Эшләр 27 апрельгә кадәр кабул ителә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә бүләкләр белән рюкзаклар тапшырылачак, барлык катнашучыларга да буяу өчен рәсемнәр биреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз