news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә Татарстанда 8 градуска кадәр җылы булачак

Синоптиклар көньяк-көнбатыштан талгын җил һәм бозлавык вәгъдә итә.

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Пәнҗешәмбе көнне Татарстанда болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Көндез термометр баганалары +8 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Шулай ук синоптиклар көньяк-көнбатыштан талгын җил һәм бозлавык вәгъдә итә. 

Республикада төнлә — 0дән -5 градуска кадәр, көндез +3тән +8гә кадәр көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot