Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гидрометеорология идарәсе апрельгә һава торышын фаразлады
Апрельдә һава температурасы республика буенча нормадан югарырак булачак, айлык уртача температура 4,4 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем гадәттәгедән азрак булыр дип фаразлана.
(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров апрельдә һава торышы буенча мәгълүмат бирде.
«Апрельдә һава температурасы республика буенча нормадан югарырак булачак, айлык уртача температура 4,4 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем гадәттәгедән азрак булыр дип фаразлана», — диде ул гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында.
Май, июнь, июльдә һава торышы норма тирәсендә. Сентябрьдә температура нормадан югары, явым-төшем норма тирәсе булыр дип көтелә. Сентябрьдә температура уртача 11 градус булыр дип фаразлана.
Иртәгә көндез 2 градустан алып 7 градус җылы, аяз, җомга урыны белән юеш кар явуы ихтимал, көндез 1, 6 градус җылы булачагын әйтте. Шимбә җил чыгарга мөмкин. 27 мартта көндез юеш кар, урыны белән буран һәм көчле җил чыгуы ихтимал. Көндез 0 градустан 5 градуска кадәр җылы булачак. 28-31 мартта юеш кар фаразлана, 0 градустан 5 градуска кадәр җылылык көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз