news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боз кисү һәм каралту кирәк булган районнарны әйтте

17 районда боз тыгылу куркынычы булган 26 участокта һәм өстәмә 35 участокта (9,433 км) боз каралту буенча эшләр башкарылган.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боз кисү һәм каралту кирәк булган районнарны әйтте

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министр урынбасары Николай Суржко боз кисү һәм каралту кирәк булган районнарны әйтте.

Бу түбәндәге муниципаль берәмлекләр:

  • Арча (Шушма елгасы, Апаз, Хәсәншәех, Көтек);
  • Биектау (Красная елгасы, Мүлмә торак пункты);
  • Яшел Үзән районы (Кубня елгасы, Наратлы-Кичү, Зөя елгасы, Соболевское торак пункты, М-7 автомобиль күпере, Зур Өтәк торак пункты, Муллаиле авылы);
  • Минзәлә районы (Минзәлә шәһәре, Мортыш, Топасево, Салкын Чишмә торак пункты, Минзәлә елгасы);
  • Менделеевск районы (Тойма елгасы);
  • Тукай районы (Кече Шилнә авылы, Шилнә елгасы), Теләче районы (Комаровка торак пункты, Кече Мишә елгасы).

«Республика сулыкларында боз тыгылу куркынычы булган барлыгы 63 участок бар. Боз тыгылуны кисәтү максатыннан боз кисү һәм каралту эшләре үткәрелә», — диде Суржко ТР Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында.

17 районда боз тыгылу куркынычы булган 26 участокта һәм өстәмә 35 участокта (9,433 км) боз каралту буенча эшләр башкарылган.

Николай Суржко әйтүенчә, бүгенгә тиешле күләмнең 41 проценты гына эшләнгән, бу җитәрлек түгел. Әлки, Алексеевск, Югары Ослан, Кайбыч районнарында боз кисү эшләре башкарылган.

Боз каралту эшләренә Әлмәт, Мөслим Баулы, Чүпрәле, Биектау, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мендлеевск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Тәтеш, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнары, Яр Чаллы, Казанда әле керешмәгәннәр дә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100