news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстанда язгы ташуның якынча кайчан булачагын әйттеләр

Быел ташу былтыргыдан өч көнгә иртәрәк башланырга мөмкин.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Сергей Захаров әйтүенчә, язгы ташу март азагы-апрель башына туры килер дип фаразлана. 

Бу хакта ул гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында әйтте. Аның сүзләренчә, быел ташу былтыргыдан өч көнгә иртәрәк башланырга мөмкин. Куйбышев сусаклагычы боздан 22-27 апрельдә тулысынча ачылыр дип көтелә. 

«Куйбышев сусаклагычында боз катламы 43 см дан 54 см га кадәр, бу уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 75 процентка азрак. 20 мартка кар катламының уртача биеклеге 45 см тәшкил итә, бу нормадан 12 сантимерга күбрәк, уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 137 процент тәшкил итә. Кар катламының иң югары катламы Лаеш, Казан тирәләрендә теркәлгән — 68 см га җитә», — диде Захаров.

Ул Республикада туфрак дымланышы 80 процент булуын әйтте. «Резерв бар, туфрак 20 процент тирәсе дымны сеңдерә алачак дигән сүз. Туфракта туң тирәнлеге, алдагы елларга караганда, түбәнрәк — республика буенча уртача 47 см, елгаларда боз катламы 7 см дан 40 см, урыны белән 60 см га кадәр», — диде белгеч.

Карда су запасы республикада нормадан 135 процент дәрәҗәсендә. Кайбыч, Чүпрәле, Тәтеш районнарында су запасы 147 процент, Балтач, Кукмара, Арча, Питрәч, Алабуга районнарында 140 процент тәшкил итә. 

«Язгы ташу тотрыклы булса, иң күп су күтәрелеше күпьеллык күрсәткечтән 20 см дан алып 60 см га күбрәк булуы фаразлана. Ташуга һава торышы тәэсир итәчәк», — дип белдерде Сергей Захаров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100