news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КФУ профессоры: Май аенда явым-төшемнең аз булуы чәчүлекләргә тискәре йогынты ясаячак

Татарстанда яз җылы булса, кар запаслары елгаларны тулыландырачак.

(Казан, 23 март, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Май аенда Татарстанда явым-төшемнең аз булуы көтелә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире - профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев шул хакта сөйләде.

«РФ Гидрометеорология үзәге безнең территориядә явым-төшем җитмәү сизелергә мөмкин дип фаразлый. Май аенда явым-төшем кытлыгы көтелә. Ә май-июнь айлары – алар авыл хуҗалыгы өчен аеруча мөһим айлар, чөнки бу вакытта вегетация чоры башлана. Иң куркынычы — май аенда яңгырлар җитмәве», - диде ул.

Переведенцев уңай факторны да билгеләп үтте. Ул быел төбәктә зур кар запасы булуы. Әмма әгәр яз җылы була калса, кар эреп елгаларга китәргә мөмкин. Әгәр яз гадәти, яңгырлы яки озакка сузылса, дым туфракка китәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100