news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын көчле җил көтелә

24 февральдә төнлә һава шартларының начарлануы фаразлана.

Татарстанда тагын көчле җил көтелә
«Татар-информ» архивы

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә көчле җил көтелә.

Республика халкын бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә кисәттеләр.

Төнлә һава торышының начарлануы көтелә. Җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәргә мөмкин.            

«2021 елның 24 февралендә төнлә республика территориясендә урыны белән көчле җил саклана», — диелә Татарстан синоптиклары хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100